Информация

5 сентябрь көнне Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла.

Х фестивальгә 56 илдән 500 дән артык заявка килгән. Кокурс программасына 22  илдән фильмнары кертелгән.

Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан уздырыла. Аның бюджеты 15 миллион сум тирәсе.

Быел мөселман киносы фестивале “Казан — Төрки дөнья башкаласы” һәм Татарстанның “Татаркино” оешмасының 90 еллыгына багышлана.