Мәгълүмат

XI Халыкара мөселман киносы фестивале 2015 елның сентябрендә Казанда узачак

Фестивальнең оештыру комитеты 2015 ел программасын әзерләүдә актив эшчәнлек алып бара. Катнашу өчен дирекциягә 200 артык фильм-гариза килеп ирешкән. XI КХМКФ (Казан халыкара мөселман киносы фестивале) бу елның сентябрь аенда Татарстанның башкаласында үтәчәк.

Фестивальдә катнашуга җибәрелгән иҗат җимешләре арасында Иран, Төркия, Бахрейн, Иордания, Тунис, Үзбәкстан һәм Россиядән фильмнар бар. Гаризаларның бер өлеше Татарстан кинематографиячеләренең эш буенча Төркия һәм Иранга барып кайту вакытында, шулай ук консультант һәм промоутерлар ярдәмендә җыелды. Тәкъдим ителгән иҗат эшләрендә күләме буенча уен киносы һәм уен булмаган кинодагы “тулы метрлы” фильмнар алда бара. Гаризалар кабул итү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан кабул ителгән фильмнар 2015 елгы фестивальнең төп бәйге афишасына кертеләчәк. Башка тәкъдим ителгән, ләкин бәйгегә үтә алмаган кинотасмалар бәйгедән тыш программалар кысаларында күрсәтелергә мөмкин. Шулай ук, параллель рәвештә түбәндәге киң программалар планга кертелгән:

— сугыш вакытында һәм сугыштан соң булган бәхәс чорындагы мәдәниятларның үзара бәйләнеше темасына заманча югославия киносы программасы;

— мәгърифәтче-мөселманнар турында документаль кино программасы (бергә теркәлгән лекцияләр белән);

— Төньяк Европа режиссерлары фильмнары;

— танылган әдәби әсәрләрнең экранлаштырылган төрләре (Россиядә Әдәбият елына багышлана);

— “Окно в Европу” программасы кысаларында дөньякүләм фестивальләр фаворитлары;

— иммиграция темасына фильмнар.

Бәйге программасының фильмнарын алдан карау, соңрак гаммәви мәгълүмат чаралары һәм Татарстан Республикасының мәдәни берләшмәләре вәкилләре белән аларны тикшерү тәҗрибәсе дәвам итәчәк. Яшь кинематографиячеләр өчен махсус программа булдыру буенча эшчәнлек алып барыла. Аның кысаларында кинопроцесс теориясе һәм тәҗрибәсе буенча кунаклар һәм катнашучыларның мастер-класслары узачак.

***

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстанның башкаласында “Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына” шигаре астында 2005 елдан бирле уздырыла. Беренче фестиваль Россия мөфтиләр шурасы, РФ мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Президенты теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылган иде.

Үткәрелү дәверендә фестиваль кинематографиячеләрнең дәрәҗәле форумы статусын алды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз төп билгесенә, аның мәдәни башкала буларак ныгуына булышучы чарага әйләнде.

Фестиваль программасына, авторның нинди диндә булуына карамастан, игелек, тынычлык, гаделлеккә өндәүче, ил һәм дөнья кинематографының иң яхшы фильмнары сайлана.

Фестивальдә ел саен Европа һәм Азия, Россия һәм элекке СССР илләре кинематографы режиссерлары катнаша. Төрле елларда халыкара жюри составын Владимир Хотиненко, Карен Шахназаров, Вадим Габдрашитов җитәкләде. Катрин Денев, Изабель Аджани, Марк Дакаскос, Эдриан Броуди, Орнелла Мути, Никита Михалков, Эльдар Рязанов, Евгений Миронов, Аристарх Ливанов, Александр Митта, Игорь Петренко, Алла Сурикова, Армен Джигарханян, Лидия Федосеева-Шукшина, Владимир Меньшов һ.б. фестивальнең хөрмәтле кунаклары буларак килде.