Фестиваль турында

Мәгълүмати белешмә

Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Казанский международный фестиваль мусульманского кино проходит в столице Татарстана с 2005 года. Беренче фестиваль Россия Мөфтиләр шурасы, РФ Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты ярдәмендә оештырылды.

Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Казан кинофестивален гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Россия Мөфтиләр шурасы. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында уза.

Фестивальнең максатлары: Россия, якын һәм ерак чит илләр мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең тәҗрибә уртаклашуы;гомумкешелек рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне таныта торган фильмнар төшерүче кинематографистларның иҗади уңышларын күрсәтү; Россия һәм дөнья җәмгыятьтендә ислам һәм мөселманнар турында объектив күзаллауны булдыру.

Фестиваль программасына ил һәм дөнья кинематографыннан, авторларның нинди диндә булуына карамастан, игелек, тынычлык һәм гаделлеккә өндәүче иң яхшы фильмнары сайлап алына.

Алдагы еллар тәҗрибәсе фестивальнең халыкара мәдәни процессында активлашуын күрсәтте. Өстәвенә, КХМКФнең үз йөзе бар, ул Җир шарындагы бихисап башка фестивальләрдән шактый аерылып тора. Бары бу фестиваль ярдәмендә генә тамашачылар беренче тапкыр Бахрейна, Кувейта, Сауд Аравиясе һәм башка илләр кинематографистлары төшергән фильмнарны күрә алды. Кинофестиваль көннәрендә көн саен 10-15 бәйге фильмнары, 5-10 бәйгедән тыш фильмнар күрсәтелә.

Фестивальнең казанышлары:

  • “Кино сәнгатендә гуманлык өчен” дигән Татарстан Республикасы Президентының махсус бүләге;
  • “Төрексой” халыкара оешмасының махсус бүләге;
  • Россиянең кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус бүләге;
  • Номинацияләр буенча 10 сын.

Сайлап алу комиссиясе һәм жюри составына дөньяның билгеле сәнгать эшлеклеләре – кинорежиссерлар, операторлар, кино белгечләре керә.

Халыкара җәмәгатьчелекнең Казан кинофестиваленә карата кызыксынуы арта бара. Ел саен катнашучылар һәм фильмнар саны күбәя. I фестивальгә дөньяның 12 иленнән 40 кино эше җибәрелгән булса, IX фестивальдә – 54 илдән 450 артык гариза килгән иде. Бу әле чик түгел.

Фестиваль кысаларында түбәндәге чаралар уздырыла:

  • Бәйге һәм бәйгедән тыш фильмнарны күрсәтү;
  • Мастер-класслар;
  • Иҗади очрашулар;
  • Матбугат конференцияләре;
  • Түгәрәк өстәлләр;
  • Катнашучы илләр киносы көннәре;
  • Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары, җиңүчеләрне бүләкләү;
  • Экскурсияләр;
  • Мөселман модасын гала-күрсәтүләр һ.б.

Төрле елларда фестивальгә кунакка дөньякүләм танылган йолдызлар килә: Катрин Денев, Изабель Аджани, Марк Дакаскос, Айдан Шенер, Кэри Хироюки Тагава, Арманд Ассанте, Азизоллы Хамиднезаде, Ия Нинидзе, Никита Михалков, Эльдар Рязанов, Евгений Миронов, Маргарита Терехова, Аристарх Ливанов, Александр Митта, Игорь Петренко, Алла Сурикова, Вениамин Смехов, Антон Макарский, Сергей Селин, Сергей Соловьев, Максим Аверин, Александр Филиппенко, Олег Табаков, Павел Майков, Эдриан Броуди, Кшиштоф Занусси, Карен Шахназаров, Владимир Меньшов, Александр Гордон, Валентина Талызина, Дмитрий Дюжев, Татьяна Абрамова, Шамил Хаматов һ.б.

Фестивальне яктыртуда гадәттәгечә илнең әйдәп баручы ГМЧ катнаша: «РИА Новости», «ИТАР–ТАСС», «Россия», НТВ телеканаллары, «Яңа гасыр» ТРК, «Татарстан» ДТРК, «Казань-Звезда» ТРК, Бишенче канал, «Российская газета», «Известия», «Коммерсант» газеталары; халыкара ГМЧ ­­- «Russia Today» һәм «Еuronews» телеканналары, «American Image Press» мәгълүмат агентлыгы, «Выборча» Польша газетасы, «NHK» Япония Дәүләт телеканалы, «Алтабаш» алман газетасы, «Телесити» Украина газетасы, Әзербәҗанның «Беренче мәгъмәати агентлыгы», «ТВ-4» Иран дәүләт телеканалы, «Нил» Мисыр мәгълүмати агентлыгы, «DA» төрек журналы, «Ихлас» мәгълүмати агентлыгы, «Аль шарк аль аусат» һәм «Аль-Ахрам» гарәпара газеталары, «Аль-мусаввар» журналы, шула ук Катар, Сауд Аравиясе Корольлеге, Ливан ГМЧлары һ.б.

Беренче сынны 2005 елда кинорежиссер Владимир Хотиненко алды. Аның 1995 елда төшерелгән «Мөселман» фильмы оештыручылар фикере буенча фестивальнең төп идеясен җиткерүче кинематограф үрнәге дип табылды.

Төрле елларда фестивальнең җиңүчеләре: режиссер Октай Мир-Касыймның (Әзербәйҗан) “Сихерче” («Колдун») фильмы, режссер Газизулла Хәмитнезаданың (Иран) “Салкын яше” («Слеза холода»” фильмы, режиссер Насыйр Хәмирнең (Франция-Германия-Тунис-Венгрия-Иран-Бөекбритания) “Газиз баба” (“Баба Азиз”) фильмы, Рәсүл Муллаголипурның (Иран) “Әни өчен ми” («Ми для мамы») фильмы, Ашутош Говарихераның (Һиндстан) «Джодха һәм Акбар» фильмы, Вера Глаголеваның (Россия) “Бер сугыш” («Одна война») фильмы.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан кинематографын үстерүгә дә зур этәргеч булды. I фестивальдә Илдар Ягафаровның «Күктау” фильмы баш герое Фәрит Бикчәнтәев “Иң яхшы ир-ат роле” исеменә ия булды. III фестивальдә исә Рамил Төхвәтуллинның «Дилемма» фильмы “Тамашачы күңеле” бүләген алды. IV фестивальнең “Иң яхшы операторлык эше” дип Нурания Җамалиның “Өчаяклы ат” фильмы танылды. V фестивальдә Татарстаннан 10 фильм катнашты. “Бөркетләр” фильмының төп геройлары “Иң яхшы ир-ат роле” исемен отты. VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Ю.Фетингның “Бибинур” дип исемләнгән тулы метрлы уен фильмы иң яхшысы дип билгеләнде, ә “Иң яхшы хатын-кыз роле” өчен бүләкне Ф.Әхтәмова алды.

13 ел эчендә фестиваль кинематографистларның дәрәҗәле форумына әверелде, Казанның мәдәни тормышында аерылгысыз атрибутка, аның мәдәни башкала имиджын ныгытучы чарага әйләнде.