Нонна Гришаева XII КХМКФ ябылу тантанасын Казан дизайнеры Заррины Бабаджанова күлмәгендә алып барачак

11 сентябрь М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында XII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы була.

Сәхнәдә җиңүчеләр исемнәрен игълан итәчәкләр, лауреатлар номинацияләр буенча 11 статуэтка (иң яхшы фильм, режиссер эше, сценарий, оператор эше, тулы метражлы уен фильмнарында хатын-кыз һәм ир-ат роле, шулай ук тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, кыска метрыжлы уен, анимацион фильмнар һәм “Яшь Россия” номинациясендә)  һәм 4 махсус бүләк биреләчәк: “Кино сәнгатендә кешелеклелек өчен” Татарстан Республикасы Президенты бүләге, Казан шәһәре мэрының бүләге, Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе бүләге һәм Жюриның махсус искәртмәсе.

Кичәне театр һәм кино актрисасы, Мәскәү өлкәсенең Яшь тамашачы театры сәнгать җитәкчесе Нонна Гришаева алып барачак. Сәхнәгә чыгу өчен Нонна билгеле Казан дизайнеры Заррина Бабаджанованың күлмәген сайлаган. Фестиваль өчен махсус булдырылган этник коллекция күлмәген актрисага бүләк итәчәкләр.

Сәләтле дизайнер Заррина Бабаджанова зәвыклы киемнәр тегү сәнгатен камил белә. Бөтен иҗат җимешләрен дә ул аерым фәлсәфә, аһәң белән тутыра. 2011 елда дизайнер үз брендын булдырган, ул 3 ел буе аның исемен йөрткән. Мода йорты үсеш алгач, яңа исем — iQueen, аның белән бергә яңа фәлсәфә, идея, стиль һәм эчтәлек барлыкка килгән. iQueen by Zarrina Babadzhanova – ул зәвык, намуслылык һәм зиннәт.

XII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасының кызыл келәменнән танылган актерлар Алексей Петренко, Людмила Чурсина, Елена Лядова, Анна Каменкова, Владимир Вдовиченков, режиссерлар Алексей Учитель, Александр Прошкин, Сиддик Бармак һ.б. узачак. Йолдызлар юлы 18.00 сәгатьтә, ябылу тантанасы 19.00 сәгатьтә башлана.