Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә аккредитация

Хөрмәтле журналистлар!

5-11 сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) узачак. Фестиваль – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Быелгысы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм«Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә  оештырыла.

Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”.

Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

Фестивальнең нигез салучылары – Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре администрациясе, Россия Мөфтиләр шурасы.

КХМКФ оештыру комитеты республиканың матбугат һәм гаммәви коммуникация буенча “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең аккредитациясе башлануын игълан итә.

1. Аккредитация алдан җибәрелгән гариза буенча гамәлгә ашырыла. Анда ГМЧ исемен, аның вәкиленең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, шулай ук телефон номерын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк.

2. Аккредитациягә гаризаларны shigabetdinov.pr@gmail.com электрон почтасына 2017 елның 25 августына, 23.00 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк.

3. Аккредитация фестивальнең барлык матбугат чараларына, кино күрсәтүләргә, тәкъдир итү чараларына керү хокукын бирә. Ачылу һәм ябылу тантаналарына аккредитация шартлары өстәмә игълан ителәчәк.

4. Аккредитация бите башка затларга тапшырылырга тиеш түгел. Югалту очрагында яңасын алу мөмкинлеге юк.

5. Матбугат хезмәте, кирәк очракта, ГМЧ җитәкчесе (баш мөхәррире) имзасы куелган редакция бланкы ярдәмендә гариза җибәрә ала.

ГМЧ аккредитациясе хезмәте җитәкчесе – Лиана Нурышева, 89372850121.