XIII КХМКФ матбугат вәкилләрен программасы белән таныштыра: “Тулы метражлы нәфис фильм” бәйге программасы

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале алдыннан Казанда журналистлар өчен бәйге һәм бәйгедән тыш программалар фильмнарын махсус күрсәтү бара.

“ТатарКино” директоры, XIII КХМКФ башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, бу чаралар өчен сайланылган фильмнар фестивальнең гомум сурәтен булдыра һәм фестиваль программасына эләгүче фильмнарның сыйфат дәрәҗәсен күзалларга ярдәм итә.

XIII КХМКФ программа директоры Альбина Нәфыйгова журналистларга быелгы фестивальнең бәйге программасы турында шактый тулы мәгълүмат җиткерде. Аның фикеренчә, чын фестиваль киносына үрнәк итеп Казакстаннан Сабит Корманбәковның “Оралман” фильмын атарга була. Россияне “Софичка” фильмы белән Александр Сокуровның укучысы Кира Коваленко тәкъдир итә. Альбина Нәфыйгова бу эшне “ачык күңелле” дип атады. Әзербәйҗан режиссеры Анар Аббасов төшергән “Амун” фильмы да Россия исеменнән катнаша. Автор – Алексей Учительның шәкерте.

“Мушкилкушо” дип исемләнгән Таҗикстан драмасы режиссеры Умидшо Мирзашириновның фестивальдәге икенче эше: ул кинофорумда 2013 елда катнашкан иде.

“Соңгы елларда Иран фестивальдә үзенә хас булмаган, әмма көчле кино белән чыгыш ясый иде. Быел исә без типик Иран фильмын күрәчәкбез”, — дип белдерде Нәфыйгова, Әмир Пуркианның “Ялган кәгазь” фильмы турында сөйләгәндә.

Фестиваль киносының тагын бер лаеклы эше – Мостафа Караның “Каландар салкыны” фильмы – Төркия белән Венгриянең уртак проекты.

Африканы фестивальдә Мисыр белән Нигер тәкъдир итә: Камла Әбү-Зекринең “Хатын-кызлар көне” һәм Рәхматү Кейтаның “Никахлашу балдагы” фильмнары. Жюри шулай ук Һиндстан режиссеры Мангеш Джошиның “Джоши исемле токарь” дигән фильмын да күрәчәк.

Журналистлар өчен махсус чараларның беренчесендә “Кызыл балчыклы патшалык” (Бангладеш) дигән тулы метражлы нәфис фильм күрсәтелде. Быел Бангладеш режиссерларыннан шактый күп эшләр җибәрелгән, нәтиҗәдә, бәйге программасына режиссер Биджонның әлеге эше кергән. Режиссер үз белгечлеге буенча Калифорния университетының (Лос-Анджелес, АКШ) кино, телевидение һәм театр бүлеген тәмамлаган. Үзенең дебют фильмы өчен ул инде берничә дәрәҗә иясе булырга да өлгергән: 7-нче Чикагоның көньяк Азия киносы буенча фестивалендә “Иң яхшы фильм” премиясе, Америка кино сәнгате Ассоциациясенең «America Awards» бүләге һ.б.

“Кызыл балчыклы патшалык” фильмында 11 яшьлек малайның тормышы шактый медодраматик төсмердә чагылдырылган. Символлар һәм метафоралар исә авторга фильмны мәсәл тибында эшләргә ярдәм иткән.

КХМКФ сайлап алу комиссиясе әгъзасы Әдилә Хайбуллина әйтүенчә, дөрес кулланылган монтаж алымнары режиссерга тамашачы белән гади һәм аңлаешлы, шул ук вакытта үтә дә сәнгатьле телдә “аралашу” мөмкинлеген бирә.

“Төп рольне башкаручы малай Голливуд стандартлары буенча сайланган: ачык йөзле, кыяфәте дә кинематограф өчен ятышлы. Ләкин иң мөһиме – режиссерның ул малай белән башкарган эше, чөнки чынлыкта фильмның бөтен мәгънәсен без шушы малай образы аша аңлыйбыз. Шул ук вакытта сценарий буенча аның тексты да юк дәрәҗәдә, тамашачы зур планда аның искиткеч табигый йөзен генә күрә”, — дип билгеләде Хайбуллина.

Журналистларны фильмның төп герое образы һәм фильмның фактурасы илһамландырды: Бангладеш табигате, төсләргә бай сюжет сызыгы визуаль яктан шактый яхшы кабул ителә.

Фильмның исеме турында да сораулар булды. Әдилә Хайбуллина “Кызыл балчык патшалыгы”н һәркем үз кагыйдәләре белән яшәүче дөнья белән чагыштырды. Ләкин балчыкның йомшаклыгы кеше холкының чикләре уелган булуын аңлата.

Журналистлар өчен махсус фильмнар күрсәтү чаралары һәр сишәмбе уздырылачак.

15 август, 17.00, «Мир» —«Тәкъдир» фильмы (реж. Чжан Вэй, Кытай / “Элемтә булмаган җирдә” бәйгедән тыш программасы)

22 август, 17.00, «Мир» — «Янучы кошлар» фильмы (реж. Санджива Пушпакумара, Шри Ланка-Франция-Нидерланд-Катар / “Мәдәниятләр ялганышындагы Индостан” бәйгедән тыш программасы)

29 август, 17.00, «Мир» — «Безнең пәйгамбәр» фильмы (реж. Мәгъди Әхмәт Али, Мисыр / ачылыш фильмы)

Ачылыш фильмын быел киң аудиториягә open-air форматында Казан Кремлендә күрсәтергә исәплиләр.