XIII КХМКФ матбугат вәкилләрен программасы белән таныштыра: бәйгедән тыш программа

“Мир” кинотеатрында XIII КХМКФ журналистлар өчен бәйге һәм бәйгедән тыш программалар фильмнарын махсус күрсәтү дәвам итә.

15 август көнне жуналистлар, блогерлар, кино тәнкыйтьчеләре игътибарына Кыйта режиссеры Чжан Вэйның “Тәкъдир” фильмы күрсәтелде.

Фестивальнең бәйгедән тыш программасы бәйгенекеннән дә киңрәк һәм шулай ук кызыклы дип аңлатты КХМКФ программа директоры Альбина Нәфыйгова. Аның әйтүенчә, бәйгедән тыш программага аерым секцияләргә бүленгән 70 фильм кергән.

“Бәйгедән тыш фильмнар чынна да лаеклы, алар һәр яктан сыйфатлы итеп эшләнелгән – режиссер эше дә, операторларныкы да, актерлар уены да. Ә бәйгегә башка сәбәпләр буенча эләгә алмыйлар: төп концепциягә туры килеп бетмиләр, ислам кануннарына туры килмәгән куелышлар бар, чыккан елы туры килми”, — дип белдерде Альбина Нәфыйгова.

“Мәдәниятләр ялганышындагы Индостан” программасы Шри Ланка, Непал һәм Һиндстан режиссерларының 5 фильмыннан тора. Иң зур һәм эчтәлекле программа – “Россия – Ислам дөньясы”: анда Стратегик күзаллау төркеме илләренең 20 фильмы кергән. “СССРдан соң” программасы фильмнары кабатланмас төсмергә ия. “Арт-яр буе” программасы Мьянма, Көньяк Корея, Таиланда һәм Филиппиннан фильмнар тәкъдир итәчәк. “Тәкъдир” фильмы кергән “Элемтә булмаган җирдә” программасы Кытай, Иран, Россия, Гана, Мисыр кебек илләрне берләштергән.

Кытай режссерының “Тәкъдир” фильмы Лос-Анджлес һәм Монреаль кинофествиальләрендә балкып өлгергән инде. Режиссер Чжан Вэйның бу фильмы аутист малай белән Кытай җәмгыятенең каршылыгы турында сөйли. Кешенең җан әрнүе, газаплары, җәмгыятьнең пычраклыгы, нәфрәте — режиссер барысын да ачып салган.