Рөстәм Миңнеханов: “Казан янә дөнья мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен үзара баетучы бер үзәккә әйләнде”

5 сенятбрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президент кинофрум катнашучыларын кунакчыл Татарстан җирендә сәламләде. “Казан янә дөнья мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен үзара баетучы, кинога битараф булмаганнарны берләштерүче бер үзәккә әйләнде. Илнең генә түгел, дөнья кино сәнгатенең иң абруйлы чараларының берсе буларак, фестиваль үз позицияләрен ел саен ныгыта. Режиссерларның безнең фестивальдә бер катнашып, соңрак үз фильмнарын тәкъдир итү өчен Казанга кабат килүләре тагын да сөендерә. Казан мөселман киносы фестивале “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә” шигаре астында уза. Ул дөньяга исламның чын кешелеклелек кыйммәтләрен күрсәтә, динара һәм мәдәниятара аралашуга чакыра”, — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин залдагы тамашачыларга болай дип мөрәҗәгать итте: “Мөселман киносы фестиваленә нигез салуыбыз белән мин горурланам. Ул дөньяда бердәнбер, өстәвенә, Россия кебек күпмилләтле, күпдинле илдә уздырыла. Бу залда әле кичә генә Болгар ислам академиясен ачу тантанасында һәм «Рухи ефәк юл” II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясе эшчәнлегендә катнашкан шәхесләр утыра. Казанда рухи, мәдәни, икътисадый тормышның кайнап торуы аларны бик сөендерә”, — дип белдерде мөфти. Форум президенты буларак, шәех Равил Гайнетдин XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачык дип игълан итте.

Ачылу тантанасының алып баручылары арасында фестивальнең мәртәбәле кунагы, Россиянең атказанган артисты, Россия Язучылар берләшмәсе әгъзасы Владимир Конкин да бар иде. Кунакларга ул Казан үзгендәге Кремльдә урнашкан ике бөек ил символы – мәчет һәм рус православие гыйбадәтханәсе турында искәртте. “Алар җирне кабахәтлек, шайтаннарһуштан язудан саклаучы ике баһадир, ике бөек гаскәри кебек тора. Шуңа күрә Татариянең бөек шагыйре Муса Җәлилне, аның “Моабит дәфтәрләре”н без мәңге онытмаячакбыз, — диде Владимир Конкин. – үз җирегездә унөченче тапкыр уздырылучы бу бөек эшегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сез милләтләрне берләштерәсез һәм чын сәнгатькә юл ачасыз”, — дип сүзе йомгаклады ул.

Быел фестивальдә катнашу өчен 61 илдә 782 гариза теркәлгән. Бәйге шорт-листына 27 илдән 60 фильм кергән. Фестиваль “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме эгидасы астында уза. Әлеге Төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Ачылу тантанасында сәхнәгә төркемгә керүче илнең вәкиле – Ираннан Алиреза Шахрохи чакырылды. Чыгышында ул бу көннәрдә Бирмада баручы аяныч вакыйгалар турында искә алды, тынычлык урнашуын теләде һәм Казан мөселман киносы фестиваленең аеырм әһәмиятен ассызыклады.

Тантанаса кысаларында тамашачыларга бәйге номинацияләрен тәкъдир иттеләр. Аеырм игътибарга ачылыш фильмы – “Безнең дингә өндәүче” (Мисыр) лаек булды. Кинотасманың режиссеры Мәгъди Әхмәт Али Татарстан Президентына һәм фестиваль оештыручыларна мондый мәртәбәле мөмкинлек өчен рәхмәтен белдерде. “Монда килгәч, аптырадым: бу илдә мөселман фильмнарын күрсәтәләр, ә безнең илдә күпләр мондый эшләргә каршы. Монда сезнең мәдәният белән ислам арасында каршылык юклыгын аңладым. Минем фильмны барлык гарәп илләрендә диярлек күрсәтүне тыйдылар. Ул Мисыр шәһәрләрендә генә күрсәтелде. Бу кинотасма исламның нәкъ менә толерантлык, төрле конфессия милләтләре арасында мәхәббәт уятучы дин икәнен ача”, — дип билгеләде режиссер.

Актер һәм режиссер Сергей Маховиков Михаил Калатозовның «Летят журавли» фильмыннан җыр башкарды. “Безнең илнең йолдызлары, кино җитештерүчеләренең православие киносы фестиваленә дә, мөселман киносы фестиваленә дә килүләре сөендерә. Бу берләшү безгә бүген һава кебек кирәк”, — дип ассызыклады Сергей Маховиков.

Берләшү турында шулай ук Россиянең атказанган артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Ольга Остроумова да сөйләде. Фестиваль шигарен искә төшереп, ул: ”Мәдәниятләр диалогы һәмаралашу мәдәнияте – алар безгә бик җитми бүген. Экзюпери әйткәнчә, тормышның иң зур зиннәте – ул кешеләрнең аралашуы. Фестиваль бүләк иткән бу зиннәт катнашучыларда озакка калыр дип өмтеләнәм”, — дип белдерде Ольга Остроумова.

Россиянең атказанган артисты Светлана Светличная сәхнәгә бии-бии чыкты. Казанга аның икенче килүе, ул тагын килергә дип теләк теләгән. Православие динендә булса да, ул мәчетләрне яратуын искәртте.

Акробатлар — бертуган Калуцкийларның чыгышын зал ут йотып карады. Актер һәм режиссер Кирилл Плетнев аларның парлап эшләү осталыгын хәзерге заман таләбе итеп куйды: һәркем башка берәүгә терәк булырга тиеш. Фестиваль кысаларында “Время кино” форумы ачылды, анда Плетнев “Жги!” фильмын тәкъдир итте. Форумдагы чыгышнда кунак шуны искәртте: бүген кешеләр бер-берсен ишетүне оныттылар. Ислам белән православие, Россия белән дөнья арасында диалог булдыру бик мөһим.

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы фестивальнең гимнын башкару белән тәмамланды.