Казанда “Ислам сәнгатендә Пәйгамбәр сүзе” дигән күргәзмә ачылды

6 сентябрьдә XIII КХМКФ кысаларында Казан Кремлендә “Ислам сәнгатендә Пәйгамбәр сүзе” дигән күргәзмә үз эшен башлады.

“Казан мөселман киносы фестивале – ул халыкара кино берләшмәсенең Татарстанны мәдәниятләр диалогы, үзара баету, дуслык, толерантлык, бер-береңә карата хөрмәт булдыру үзәге итеп тануы. Фестиваль программасы кино өлкәсе вакыйгаларына гына түгел, ә бу күргәзмә кебек бик шәп белем бирү программаларына да бай”, — дип билгеләде чараны ачканда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

“Ислам сәнгатендә Пәйгамбәр сүзе” күргәзмәсе – “Казан Кремле” музей-тыюлыгы белән “Амстердам” арт-клубының шәхси коллекционерлар берләшмәсенең (директоры – Олег Артеменко) уртак проекты. Идея авторы, проектның җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рахматуллина.

“Күргәзмә төрле илләр экспонатларыннан төзелгән, ул безгә этник күптөрлелекне һәм стилистик берләшүне күрсәтә. Бу тарихка күз салу гына түгел, ә сәнгатьнең бүгенге үсеше, җирлектә эшләүче осталар белән танышу”, — диде сәламләү сүзендә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының директоры Зилә Вәлиева.

Күргәзмәдә Россия, Бөекбритания, Алман, Нидерланд илләре шәхси коллекцияләреннән XIII-XIX гасырлар мөселман сәнгатенең 27 сирәк очрый торган әйбере тупланган. Татарстанда яшәүчеләр һәм Казан кунаклары ислам сәнгатенең күптөрлелеге белән архитектура, мәчетләр һәм йортлар җиһазы, көндәлек кирәк-яраклары, каллиграфия мисаллары аша таныша ала. Проектның иң кыйммәтле экспонатлары – сәнгатьле бизәлештәге корал (кылыч, хәнҗәр), гаскәри көбәсе, һинд-иран намаз келәмнәре, анатолий намазлыклары, Урта Азия чигелгән михраб пәрдәләре, Камабуе һәм Урта Иделбуе бизәкләре (беләзекләр, муенсалар) һ.б.

“Сәнгать өчен катлаулы чорда яшибез, бүген утилитарлык матурлыкны кысырыклый. Бу тенденцияләргә ничек каршы торырга? Белем бирү программалары булдырырга, күргәзмәләр оештырырга, кешеләрнең визуаль тәҗрибәсен арттырырга, материаль мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтергә кирәк. Безнең миссия артык авыр түгел – коллекцияне җыеп, экспонатларның матурлыгын гына күрсәтеп калмый, аларга салынган мәгънәне дә аңлатып, рухи матурлык үсешенә этәрү”, — дип билгеләде “Амстердам” арт-клубы директоры Олег Артемов.

Күргәзмә 10 ноябрьгә кадәр эшләячәк.