Казан кинофестивале кысаларында Сергей Маховиков белән иҗади очрашу узды

6 сентябрьдә XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Родина” кинотеатрында театр һәм кино актеры, кинорежиссер, автор-башкаручы, сценарист, телевидение алып баручысы Сергей Маховиков белән иҗади очрашу узды.

Сергей Маховиков тамашачыларга «Сармат», «Слепой», «Время жестоких», «Дом с лилиями» сериаллары, «Мы из будущего», «Громовы», «07-й меняет курс», «Наркомовский обоз» фильмнары буенча таныш,ул — «Тихая застава» фильмы режиссеры һәм сценарий авторы.

“Дөресен әйткәндә, мин үз юлымны комедия, водевиль актерына укып, шуннан башлаган идем. Соңрак көтмәгәндә герой булып куйдым. Бүген театрда уйныйм, барысы да аптырый: акт башында беренче 5 минутта берәү дә көлми, чөнки “аның автоматы кайда, ул ник шаярта?” дип уйлыйлар. Соңрак рәхәҗләнеп көләләр, туктатып та булмый. Бөтен тормыш юлы “көлке белән” узар дигән идем, барып чыкмады. Гомер автомат белән узды”, — дип бүлеште актер үзенең иҗади биографиясе белән.

Очрашу барышында Сергей Маховиков үзе иҗат иткән берничә җырын башкарды, башка авторларныкын да онытмады, шулай ук шигырьләрен яңгыратты, анекдотлар сөйләде.

Фестиваль кунагын зал сораулар белән күмде. Артист 11 документаль фильмның авторлык составында булуын әйтте. Бөек Ватан сугышы турында фильмнар аның өчен аеруча мөһим. Аның фикере буенча, сугыш турында кино – ул чиста, саф, аны чын күңелдән эшләргә кирәк. Якын киләчәктә Сергей Маховиковның планнарында комедия жанрында мәгънәле фильм төшерү.