Казан фестивалендә «Алтын урда» франшизасы тәкъдим ителде, чиратта — Канн фестивале

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Алтын урда» фильмы тәкъдир ителде.

«Бу проект идеясе биш ел элек барлыкка килгән. Кинотасма Беренче канал заказы буенча «Марс-Медиа» компаниясе тарафыннан безнең партнерлар –“Амедиа” продюсерлык компаниясе һәм «Ак Барс» банкы катнашында гамәлләштерелде.

“Сценарийны без өч ел әзерләдек, төшерүләр ел дәвамында барды. Проект гыйнвар аенда әзер булачак, февраль-март айларында ул инде Беренче каналда эфирга чыгачак «, — дип белдерде продюсер Рубен Дишдишян. Аның сүзләренә караганда, фильм авторлары тарихи вакыйгаларны һәм фактларга нигезләнүне максат итеп куймаган, ә “Великолепный век”, яисә “Тәхет уеннары” («Игры престолов») сериалларына якын мелодрама итеп тасвирлаган.

«Алтын урда» 16 сериядән тора. Ул югары рейтинглы булган очракта, аны фильм форматында чыгару мөмкинлеге каралачак.

Фестивальдә «Алтын урданы» фильмда уйнаган ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина тәкъдир итте. Ул кастингка бөтенләй көтмәгәндә чакыру алуы турында сөйләде.

Әүвәл аның өчен мәкерле герой роле каралган булса, сайлап алулардан соң, режиссер Тимур Алпатов Эльмирага ханның яраткан хатынының башка кешеләрнең хисләре һәм бәхете хакына үзенең мәхәббәтен корбан кылган хезмәтчесе – Зәйнәп ролен тәкъдим иткән.

Фильм төшерү Кырым һәм Мәскәү җирлегендә үткән. “Ни өчен фильмны Татарстанда төшерүдән баш тарттыгыз?” дигән сорауга Рубен Дишдишян фильм өчен бюджетның чикле булуы һәм төшерү базасының Кырымда корылуы, шул сәбәпле аны Татарстанга күчерү зур чыгымнар таләп итүе турында бәян итте.

«Фильм уңышка ирешсә, бәлки, дәвамы да булыр, шуңа күрә без геройлар белән саубуллашмыйбыз. Һәм фильмның дәвамы монда – Татарстанда төшерелүе.

Әлегә яхшы хәбәрем белән уртаклаша алам: “Великолепный век” продюсерлары безнең фильм бөтендөнья тамашачыларына кызыклы булуына ышана һәм «Алтын урданы» безнең белән бергә төрле илләргә сатарга планлаштыра. Ә октябрь аенда инде без үзебезнең фильмны Канн телевизион фестивалендә тәкъдир итәчәкбез”, — диде Рубен Дишдишян.

Тәкъдир итү азагында тамашачыларны сюрприз көтте: Эльмира Кәлимуллина рус халык җырын башкарганда фильм кадрлары күрсәтелде.