Асуан һәм Казан кинофестивальләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Казан халыкара мөселман киносы фестивале һәм Асуан халыкара хатын-кызлар киносы фестивале (Мисыр) җитәкчеләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Рәсми документны КХМКФ директоры Миләүшә Айтуганова һәм Асуан кинофестивале президенты Мөхәммәд Али Габделхалик Али визалады.

Бу вакыйганың әһәмияте безнең өчен бик зур. Безнең фестиваль идеясе барлыкка килгәннән алып, аның төп бурычы – яңа кино ачу иде. Казан бу бурычны үтәүдә саллы ярдәм күрсәтә ала. Сезнең сәнгать бик прогрессив, аны Мисырда яраталар”, — дип билгеләде Асуан кинофестивале президенты Мөхәммәд Али Габделхалик Али.

Фестивальләр арасындагы килешү – ул Казан кинофорумы тарихында хезмәттәшлек турында беренче документ. 2017 елның февраль аенда КХМКФ вәкилләре аның директоры Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендәге төркем белән Асуанда узган Беренче Халыкара хатын-кызлар киносы фестиваленә чакыру алган. Күмәк эшчәнлек алып бару турында тәкъдим шунда килеп ирешкән.

Россия Мисырга Асуан буасын төзүдә ярдәм иткәнен барысы да белә. Буа истәлекле урын, бу ике ил арасында дуслык символы булып тора. Мисырга кайткач, мин газетага бу искиткеч фестиваль, Казан, Татарстан Республикасы турында хәбәр язып бирәчәкмен”, — дип белдерде Асуан кинофестиваленең директоры Хәсән Әхмәт Мостафа Әбуәлилла.

Үз чиратында Мөхәммәд Али Габделхалик Али Мисырда Россия, аерым алганда, Татарстан киносын танытуның мөһимлеген ассызыклады: “Без Мисыр кинотеатрларында Россия киносын күрсәтүгә омтылабыз. Бүгенге прокатның 50%-ын (ә чит ил киносы өчен рөхсәт ителгән квотаның бу 100%-ын тәшкил итә) Америка продукциясе ала. Минемчә, “ТатарКино” эшчәнлеге бик мөһим. Бу оешманың эш тәҗрибәсен без үзебездә дә кулланырга ниятлибез”.