XIII Казан кинофестивале оештыручылары белән матбугат конференциясе

Хөрмәтле журналистлар!

3 август көнне (пәнҗешәмбе) 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар ур., 2; 1-нче этаж) XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә (КХМКФ) багышланган матбугат конференциясе узачак.

Укырга

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Время кино” IV Белем бирү форумы узачак

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында дүртенче тапкыр “Время кино” Бөтенроссия форумы оештырыла. Фестиваль кебек үк, форум 5-11 сентябрьдә узачак. Лабораториянең төп мәйданчыклары – “Мир” кинотеатры һәм “Ногай” отеленең конференцияләр залы, шулай ук берничә чара Казан федераль университетының шоу-румында булачак.

Укырга

Казан кинофестивалендә беренче тапкыр Милли кино секциясе эшләячәк

5-11 сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. 2005 елдан бирле уздырыдучы кинофорумның быелгы яңалыгы — «Милли кино секциясе» дигән аерым бәйге номинациясе. Монда татарстанлылар төшергән яки Татарстан турында булган төрле формат, хронометраж һәм жанрдагы 10 фильм кергән.

Укырга

XIII Казан кинофестиваленең бәйге программасы: 27 илдән 60 фильм

XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге программасы билгеле булды. Шорт-листка 27 илдән 60 фильм (6 номинациядә 10 эш) кергән. Барлык фильмнар да фестивальнең «Мәдәниятләр диалогы аша — аралашу мәдәниятенә» дигән сөрәненә туры килә.

Укырга

XIII Казан кинофестиваленең жюри рәисе билгеле булды

Бу мәртәбәле вазыйфаны режссер Николай Досталь башкарачак. Шулай ук фестивальдә беренче тапкыр берничә жюри составы эшләячәк. Аңа дөньяның 11 иленнән 20 белгеч чакырылган.

Укырга

XIII Казан кинофестивалендә «Россия – ислам иле» дигән секция ачылачак

5-11 сентябрьдә Казанда узачак XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең программасында беренче тапкыр “Россия – ислам иле” дигән параллель кино күрсәтү программасы эшләячәк. Секция кысаларында әлеге төркем исемендәге стратегия карашын күзаллаучы илләрнең фильмнары күрсәтеләчәк. Укырга

XIII Казан кинофестивалендә дөнья илләренең өчтән бере катнашырга теләк белдергән

header_0

1 июнь көнне XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитетында дөньяның 61 иленнән 782 гариза теркәлгән. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары фильмнар белән танышуны башлады инде: уен, документаль һәм анимацион тасмаларның шорт-листы 1 июльгә әзер булачак. Укырга